«Гаилә тарихыннан шәһәр тарихына»: тематик кичә (6+)

13 май көнне Үзәк балалар китапханәсе «Гаилә тарихыннан шәһәр тарихына» дигән тематик кичә уздырды. Гаилә тарихы һәм шәһәр тарихы гасырларга бер-берсенә бәйләнгән. Чарада балалар кызыклы итеп үз гаиләләре турында сөйләде. Лия Сафина бабасы белән әбисенең «КамАЗ» удар төзелеше вакытында танышулары һәм күп еллар заводта бергә эшләүләре турында бәян итте. Йосыпов Арслан үз гаиләсенең герой-фронтовиклары турында сөйләде: очучы-атучы булган бер бабасы сугыш кырында ятып калган, ә икенчесе снайпер булган. Күп кенә балаларның ата-аналары заводта эшли, кайбер башка туганнары исә шәһәр һәм завод төзелешенә үзеннән өлеш керткән. Шуның белән бәйле рәвештә «КАМАЗ» буенча сәяхәт: төзелештән машинага кадәр» китабы битләре буйлап күзәтү ясалды, ул «Чаллы каласы төзелеше» презентациясе белән үрелеп барды.

Поделиться: